Балалар бакчасы Әкият хәбәр итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 апреле Россиядә Бөтенроссия «Эколяталар» - табигатьне яшь саклаучылар көне дип игълан ителде. Бүген «Әкият» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларны “ Эколятага” багышлау тантанасы узды.

Чарада «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ урман куллану инженеры Миронова Надежда Анатолий кызы да катнашты. Шулай ук бәйрәмгә әкият геройлары “Шалун”, “Елочка”, “Умница” һәм “Тихоня” килделәр. Алар балаларның экология турындагы белемнәрен, туган якларына мөнәсәбәтләрен һәм табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр.Балалар табышмакларга җавап  бирделәр, «Чүп-чарны аеру», «Кыргый һәм йорт хайваннары», «Планетаны бизә» уеннары уйнадылар һәм бик күп башка төрле биремнәрне үтәделәр.  Шул рәвешле алар табигатьне саклаучылар исеменә лаек булуларын расладылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның биргән анты чараның  төп моменты булып тора. Ә «Эколяталар» гимны яңгырашы бәйрәмгә  аеруча тантаналылык бирде. Һәр бала хәзер табигатьне саклаучы булуын раслаучы таныклык алды.

Һәр бала хәзер табигатьне саклаучы булуын раслаучы таныклык алды. Бәйрәмнең матур бизәге булып «ЭКО – модники»ташландык материалдан костюмнар дефилесы булды.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International