"Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы" VIII Бөтенроссия конкурсы

2024 елның 19 апреле, җомга

2024 нче елның 17 -  19 нчы апрелендә   Мәскәүдә "Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы" VIII Бөтенроссия конкурсы узды. Конкурсның икенче (очный)  этабында Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән 863 кеше катнашты.

  "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУнең  9 сыйныф укучысы Диана Абмаева икенче (очный)   этапта катнашты.

 Бәйгедә  катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре өчен "Россия" Халыкара күргәзмә-форумы  һәм кичке Мәскәү буенча автобус экскурсиясе оештырылды.   Конкурс сынаулары Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында узды.

Бәйге  нәтиҗәләре буенча Абмаева Диана  "Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы" Бөтенроссия конкурсының 14-17 яшь  категориясендә   "Җирле үзидарә лидерлары" видеоролигы  өчен   III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International