18 апрельдә Тоншерма урта мәктәбендә бөек чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевка багышланган "Умники и умницы" - "Эпир маттур ачасем" интеллектуаль уены узды. Конкурста чуваш телен өйрәнүче Тәтеш районы мәктәпләре укучылары катнашты. Конкурста катнашучы туган чуваш телен белүдә үз сәләтләрен күрсәтте, иҗади биремнәрне үтәде, чуваш халык уеннарын тәкъдим итте.
«Чуаш телен яхшы белүче» номинациясендә җиңүче — Кузнецов Кирилл, Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбе;
«Чуаш халык уены презентациясе» номинациясендә җиңүче — Сидоров Максим, Бакрчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
«Алтын куллар» номинациясендә җиңүче — Ирзин Антон, Бакрчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.