Язучы-натуралист Николай Сладковның тууына 100 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсендә Тәтештәге 1 нче номерлы “Б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Семенычева Галина Дмитриевна) өчен “Могҗизалар планетасы” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.
Чара башында китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды. Әңгәмәдән алар Николай Сладковның кечкенәдән табигатьне яратуын һәм анда иң кызыклы әйберне күрергә өйрәнүен белделәр.
Яшь укучыларга урманга барырга тәкъдим ителде, анда алар гаҗәеп хайваннар дөньясы белән таныштылар.