Талантлар парады - 2019

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе
Бүген “Талантлар парады” дип аталган яңа ел чарасы узды, аның кысаларында районыбызның талантлы яшьләрен бүләкләделәр.
Балаларны, ата-аналарны һәм укытучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов котлады. Рәмис Хатыйпович җыелучыларга нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм киләсе 2020 елда барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.
Аннары талантлы укучыларны, район һәм республика иҗади конкурсларында, спорт ярышларында һәм олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 балага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Чара программасына Тәтеш шәһәренең балалар иҗаты үзәге коллективы тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша да өстәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International