Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 17 маенда Биектау районындагы пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Тәтеш районы пенсия фонды идарәсенә  тәҗрибә уртаклашу буенча эш визиты белән килделәр. Очрашу барышында коллегалар пенсия фонды идарәсенең барлык эшчәнлек төрләре буенча эшне оештыру белән таныштылар. Безнең Идарә белгечләре эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен методик ярдәм күрсәттеләр. Безнең шәһәрнең "Балыкчылык музее"нда булдылар.  Биектау районыннан килгән кунаклар шәһәребезнең матурлыгы һәм тарихи урыннары белән таң калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International