Пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

"Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениясе пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирүне  оештыра. 2019 елда "Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында пенсия алды яшьтәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру башлана.  Һөнәри белем алу пенсия алды яшендәге гражданнарга хезмәт эшчәнлеген элеккеге кебек үк, яки яңа эш урынында дәвам итәргә; яңа җиһазлар, технологияләр, программа чаралары белән эшләү;  белем дәрәҗәсен үзгәртмичә, квалификацияле разряд, класс, категория алырга мөмкинлек бирә. Уку пенсия алды яшендәге затлар өчен бушлай. Һөнәри белем һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү программасында катнашу өчен эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә гариза тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны (84373) 2-63-40 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International