«Мәхәббәт явыз яки багучыга йөрмә»

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Ямбакты авыл мәдәният йортында Елена Венедиктова пьесасы буенча «Мәхәббәт явыз яки багучыга йөрмә» дип исемләнгән комедиясе тәкъдим итте.  Әлеге комедиядә өч яшь парның, төрле буынның тарихы, аларның тормыш елъязмасы күрсәтелде. Вакыйгалар безнең көннәрдә  авылда бара. Биредә күршеләр очрашуы, тыныч әңгәмәләр алып баручы иң гади кешеләр яши. Тыныч тормыш үз чираты белән бара, әмма көтмәгәндә авылның беренче чибәр кызы Америкада булып кайтканнан туган иленә төрле тәэсирләр алып кайта. Менә шунан башланада инде авылда кызык хәлләр.  Үзешчән артистлар район халкын да, жюри әгъзаларын да мавыктыргыч уен белән сөендерделәр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International