2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любис кызы Удачинаның эш визиты планлаштырылган.
Эшче төркем составында: Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов һәм балигъ булмаучылар һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина бар. Эш визиты барышында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Кабул итү Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 39нчы йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтә узачак. Кабул итүгә алдан 2-62-48, 2-62-31 телефоннары буенча язылырга мөмкин.