«Хәтер юллары буйлап»

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында Олы Тархан мәктәбе укучылары үзләренең укытучылары белән бергә Киртәле мәктәбендә кунакта булдылар. Алар Я. Стельмах хикәясе буенча  «Хәтер юллары буйлап» дип аталган спектакль һәм кечкенә концерт алып килделәр. Киртәле урта мәктәбе коллективы һәм укучылары балаларны бик җылы каршы алдылар. Чарадан соң балалар бик озак сөйләшеп утырдылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бергә бу традицияне дәвам итәргә һәм бер-берсенә кунакта ешрак йөрергә дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International