2018 елның 12нән алып 14 октябренә кадәр Тәтеш районының актив укучылары Молостова Валерия, Зиновьев Андрей, Саймуллина Екатерина, Федорова Полина “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” республика профиль сменасында катнаштылар. Смена Биектау районы “Костер” Дәүләт бюджет учреждениесендә үтте, һәм Татарстан Республикасы районындагы активистларны бергә җыйды.