Бүген эш визиты белән Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген эш визиты белән Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булды. Төп максат - урып-җыю эшләренең барышы белән танышу.

Рөстәм Нургали улы «Содружество», «Нур», «Новая заря», «Татарстан», «Колос», «Авангард», «Казаков» хуҗалыкларын карап үтте. Очрашу районның иң яхшы комбайнчыларны  бүләкләү белән башланды.
Филатов Сергей Геннадий улы, Канашов Владимир Геннадий улы һәм Кавин Павел Алексей улы республика Президенты кулыннан премия алдылар. Рөстәм Нургали улы Тәтеш авыл хезмәтчәннәренең эшен уңай бәяләде.
Визит кысаларында, Рөстәм Нургали улы «Тәтеш» - ҖЧҖ «ТетюшиТехСтекло мәйданында, шәһәр паркында булды ,реконструкциядән соң, Тәтеш балыкчылык тарихы музее белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International