Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 8218 пенсионерның 1171е – бу 80 яшьтәгеләр, 188 граждан – 90ны узган һәм 1 пенсионер үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән. 80 яшьтән узган өлкән кешеләрне тәрбияләгән өчен компенсация түләвен, ул эшкә яраклы яшьтәге гражданнарга түләнә, 912 кеше ала. Өлкән яшьтәге кешеләрне карап-тәрбияләгән гражданнарга тәрбия күрсәткән еллары иминият стажында исәпләнә. Мондый тәрбияләүне башкарган эшкә яраклы затка һәрбер тулы ел өчен пенсия баллары (1,8 балл) хисаплана һәм булачак пенсиянең күләме шуңарга бәйле.