6 июль Алабирде мәдәният йорты каршында, гаилә, мәхаббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Күңелле ял итегез!» дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Концерт программасында авыл үзешчәннәре һәм Байраш, Зур Әтрәч мәдәният йорты хезмәткәләре чыгыш ясады. Тамашачылар тәкъдим ителгән концерттан канәгать калып зур рәхмәтләрен җиткерделәр.