Балалар китапханәсе хәбәр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

13 июнь көнне Балалар китапханәсендә №2 Тәтеш урта мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны лагеренә йөрүче укучылар өчен “Табигать белән дуслашыйк” дип исемләнгән уен-викторина узды. Балалар табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен һәм  хайваннар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.  Музыка астында бер-береңә тапшырып, музыка туктауга кош исемен әйтергә кирәк булган “Җитез шар” уены балаларга аеруча ошады.

Чара барышында балалар үсемлекләр һәм хайваннар тормышы турында кызыклы мәгълүмат алдылар, табигатьне саклауның мөһимлегенә тагын бер кат инандылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International