Тәтеш кадет-интернат мәктәбе хәбәр итә

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә “Алабуга парнасы“ исемендәге V Региональ иҗади конференциясе булып узды. Анда  “Методик шкатулка” секциясе эшендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р.Сиякина катнашты. Ул Аяз Гыйләҗев иҗатына һәм аның тормыш юлына багышланган “Әдәби марафон” дип аталган проектын яклады. Иҗади конференция нәтиҗәләре буенча ул III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International