Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Дипломы белән “Татарстан- безнең уртак йортыбыз” конкурсының “Хронология” номинациясендә җиңү яулаган Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Урюм китапханәсе китапханәчесе Куркова Тамара Михайловна бүләкләнә. Конкурска тарихчы-туган якны өйрәнүче Карабаев Геннадий Львович белән берлектә язылган “Урюм авылы тарихы” дип исемләнгән китап тәкъдим ителгән иде.