Зур Әтрәч китапханәсендә 2 апрель көнне кошлар көненә багышланган “Канатлы дусларыбыз”, - дип исемләнгән кичә – сәяхәт булып узды.
Сәяхәтебез мәктәптән башланды. Мәктәптә өйрәнгән кошлар турындагы җырларны искә төшереп, китапханәче кошларның билгеләмәләрен сөйли торды, балалар дөрес җавап биргән саен бал җыеп, сәяхәтне дәвам итте. Балалар белән әкият һәм хикәяләрне искә төшереп “Йолдызлы сәгать”, “Көйне бел” уеннары уйнап, иң күп бал җыючы һәм иң актив балаларны китап белән бүләкләделәр.
Китапханәдән балалар күп кызыклы мәгүлумат һәм өйдә укыр өчен китаплар алып таралыштылар.