ГХАТ бүлеге хәбәр итә

2018 елның 16 марты, җомга

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Абрамовлар гаиләсендә өченче ир бала - Александр дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

Ләкин Александрның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күп балалы гаиләләрдә иң мөһиме. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәбез Александрны тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен”  - диде, Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә эшләүче гаилә башлыгы Сергей Николаевич.

Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International