Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. “Язмышлардан юк узмышлар” дип исемләнгән чарага тумыштан инвалид булган авылдашыбыз Мифтахова Рәфидәне чакырдык. Мондый очрашулар күп нәрсә хакында сөйли. Бу чараны матур әдәбият әсәрләреннән торган “Чикләнмәгән тормыш” дип аталган китап күргәзмәсе дә бизәде.