Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Балалар китапханәсендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында “Простоквашинога сәяхәт” дип аталган әдәби чара үткәрелде. Чара барышында декабрь аенда 80 яшен тутыручы балалар язучысы Э.Успенскийның “Простоквашинодан өчәү” дигән китабы буенча спектакль күрсәтелде. Тамаша балалар курчак театры артистлары тарафыннан тәкъдим ителде. Тамашачылар яшь артистларның чыгышын яратып кабул иттеләр, көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Тамашадан соң балалар здәби викторинада катнашып, Э.Успенскийның иҗатын, бигрәк тә “Простоквашино тарихыннан” сериясен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International