МБГББУ «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» яңалыклары

2017 елның 10 декабре, якшәмбе

Хәзерге дөньяда коррупция турында бик сүз алып барыла. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысасында, Тәтеш муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Низамов Д. А. 1-11 сыйныф укучылары белән бу тема буенча әңгәмә уздырды. Ул укучыларга хезмәт тармакларында шактый еш очрый торган коррупция күренешләре турында тасвирлап аңлатты, бу эштә катнашучыларның һәрберсе җаваплылыкка тартылуын искәртте. Әңгәмә ахырында, өлкән сыйныф укучылары, үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International