Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Балалар китапханәсе “Ел уңышы” дигән исем астында үткәрелгән район бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бу бәйге җирлек китапханәләренең яңа эш алымнарын киң куллануын, китапханәче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырылды.

Бәйгедә 12 китапханәче катнашты, алар 2017 нче ел барышында үзләренең китапханәләрендә үткәрелгән инновацион эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Күп хезмәткәр электрон тәкъдим  итү ысулын сайлаган, кайберәүләр уздырылган чараларның сценарийларын тәкъдим итте. Бәйге кысаларында китапханәчеләр китапханә кулланучылары өчен байтак кызыклы, яңа чаралар уздырдылар. Алар арасында “Алмагачым чәчәк ата” дип аталучы бәйрәмне (Галимова Гөлчәчәк, Келәш), “Укылган китап битләреннән” әдәби квест - уенын, “Китапхәнәдә үзегезне ничек хис итәсез” дигән тиз сораштыруны (Малкина Ирина, Жуково), “Уку - белем учагы” дигән китапханә чарасын (Матюшина Раиса, Иоково), “Үзебез язучы” фанфикшен - акциясен (Нигмәтуллина Чулпан, Алабирде) атап үтәсе килә.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү ноябрь аенда китапханә хезмәткәрләренең семинарында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International