Һәр ел фасылының үзенә генә хас матурлыгы бар, ә көз алар арасында алтын төсләргә бай булуы белән аерылып тора. Укытучылар һәм китапханәче балаларны көзге матурлыкка соклану өчен табигать кочагына сәяхәткә чакырдылар. Юл буе көз турында шигырьләр укып, табышмаклар әйтешеп бардык. Көзге яфраклардан гөлләмә ясадык, яфраклар “сөйләшуен” тыңладык. Алтын яфраклар арасында табигать турында әсәрләр укыдык.