Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм танылган рус шагыйре М.В. Исаковскийның 120 еллык юбилее уңаеннан Алабирде авылы китапханәсендә Алабирде мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен (укытучы Шәйхетдинова И.Г.) “Фронт җыры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Китапханәче Нигматуллина Чулпан катнашучыларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде. Кичәдә язучының шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Соңгы яңарту: 2020 елның 22 гыйнвары, 08:55