«Минем дустым компьютер»

Хәзер тормышны компьютерсыз күз алдына китерүе дә кыен, ул яшәешнең барлык тармакларына да үтеп керде. Кемдер өчен компьютер-эш коралы, кемдер өчен мәгълүмат чыганагы, ә кемдер өчен искиткеч уенчык. Олы Тормы авылы китапханәчесе Лилия Гафиятуллина «Елмаю» балалар бакчасы нәниләре белән «Минем дустым компьютер» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Нәниләрнең барысы да компьютер техникасы белән таныш. Алар  китапханәче белән күз өчен гади гимнастика башкардылар. «Фиксики: Интернет», «Сак булыгыз – Интернет» дигән мультфильм карадылар. Чара ахырында нәниләр түбәндәге нәтиҗә ясады: үз сәламәтлегеңне саклап калу өчен мультфильмнарны унбиш минуттан да күбрәк карарга ярамый; зарядка ясарга һәм саф һавада күбрәк йөрергә; кәгазьдә буяулар белән рәсем ясарга, туп уйнарга; китаплар турында да  онытмаска кирәк.

Последнее обновление: 11 февраля 2020 г., 16:29

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International